Торак йортларны җылылык белән тәмин итүне ике контурлы казаннарга күчерү тәртипсез рәвештә түгел, ә махсус әзерләнгән программа буенча башкарылырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты торак йортларны җылылык белән тәмин итүне ике контурлы индивидуаль казаннарга күчерүнең озак сроклы программасын кабул итү кирәклеген ассызыклады. “Бу программа республиканы җылылык белән тәмин итү системасына бәйләнергә тиеш. Һәм әлеге программа нигезендә без йортларны ике контурлы казаннарга күчерергә тиеш. Ике контурлы казан нәтиҗәле, әмма аны тиешле җиргә генә куярга кирәк. Алайса без бөтен системаның балансын бозарга мөмкинбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, нәтиҗәле җылылылык чыганагы булганда, йортларны индивидуаль җылылыкка күчерү таләп ителми. Моннан тыш, республика Президенты җылылык белән тәмин итүнең киләчәк ихтыяҗларын да исәпкә алырга өндәде. “Җылылык белән тәмин итүнең киләчәк ихтыяҗларын төгәл аңларга кирәк. Шул вакытта гына без җылылык чыганаклары кайда кирәк булуын, аларны кайда куярга тиеш булуыбызны билгели алабыз. Һәм торакны проектлаганда җылылык белән тәмин итү системасы нигезен сала алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул квартал эчендә республиканың җылылык смстемасына анализ ясарга, тиешле программаны әзерләргә һәм кабул итәргә йөкләмә бирде. Программаны әзерләгәндә республика Президенты ике контурлы казаннар урнаштыруның гомуми тариф вәзгыятенә ничек тәэсир итүен дә исәпкә алырга өндәде.
Президент шулай ук ике контурлы казаннарны авыл җирләрендәге социаль өлкәдә – ФАПларда, авыл клубларында, мәктәпләрдә куллану мөмкинлеген карарга кушты. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу җылылык белән тәмин итү чыгымнарын киметәчәк.