Татарстан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан өстәмә 400 млн. сум акча алачак

2013 елның 11 мае, шимбә

Татарстан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан өстәмә 400 млн. сум акча алачак, дип белдерде бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты һәм ТР Премьер-министры катнашында видеоконференция режимында узган торак төзелеше һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.

“Татарстан Республикасы субъектлар рейтингында Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондында 1 урынны алды, бу 2013 елда өстәмә 400 млн. сум акча җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Якын арада бу акчалар билгеләнәчәк һәм расланачак”, - диде ул.

ТР Президенты Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, бу торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауда нәтиҗәле эш иткән, шулай ук бу өлкәдә төбәк программаларын уңышлы гамәлгә куйган өчен премия. Бу акча республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең уртак көче белән эшләп алынган һәм бу акча капиталь ремонтка да юнәлдереләчәк.

2013 елда ТР да капремонт программасын финанслау күләме 4 млрд. 700 млн. сум тәшкил итә, дип искәртте Фәрит Хәнифов. Программада 41 район катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метрлы 823 күпфатирлы торак йорт. 233,6 мең гражданнның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Бүгенге көндә 730 йортта эш башлаган. Шулай ук мәктәпләрдә һәм ФАПларда эш алып барыла.

ТР Президенты объектларны кабул иткәндә фотога төшереп эш төгәлләнү актларына беркетергә тәкъдим итте.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә яхшы капиталь ремонт үткәрү өчен узган елдагы кебек иганәчеләрне җәлеп итәргә һәм районның эчке мөмкинлекләрен файдаланырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International