Татарстанда 2020 ел белән чагыштырганда БДИ нәтиҗәләре йөз балл булучылар саны 17 гә арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
“Бүгенге көнгә Татарстанда йөз балл җыючылар – 256, шуларның 236 сы агымдагы уку елын тәмамлаучылар.100 баллга бәяләнгән имтихан эшләре саны арта”, - дип сөйләде министр.
Илсур Һадиуллин ассызыклаганча, бу күрсәткеч буенча Татарстан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе. Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Краснодар крае белән бер рәттән Россиянең лидер төбәкләр төркеменә керә.
“Рус теле, информатика, әдәбият, химия, биология, география буенча 100 балл җыючылар саны арта бара”, - дип билгеләде министр.
Быел 11 имтихан тапшыручы 200 балл (ике фән буенча) җыйды, 2019 елда – 10, 2020 елда 17 кеше иде, дип өстәде спикер.
Министр шулай ук 100 балл җыючылар саны иң күп булган муниципаль берәмлекләрне атады. Алар, аерым алганда, Казан (125 кеше), Чаллы (34 кеше), Әлмәт районы (13 кеше), Түбән Кама районы (10 кеше).
Югары балл җыючылар өлеше буенча министр Югары Ослан районын атады. Анда имтихан бирүчеләрнең 44,7 %ты 80 баллдан югарырак нәтиҗәгә ирешкән. Бу күрсәткеч буенча шулай ук алдынгылар рәтендә - Әтнә (43,88%), Саба (34,5%), Бөгелмә (31,21%), Лениногорск (30,2%), Яшел Үзән (28,7%), Балтач (28,62%), Минзәлә (28,57%) районнары, Яр Чаллы шәһәре (30,61%), Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары (31,4%).