Тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда өч яңа метро станиясе ачылуның барлык Россия метро төзүчеләре өчен дә мөһим вакыйга дип атады. «Кыска гына вакыт эчендә өч станция төзеп бетердек, һәм хәзер 17,3 километрлык ун метро станциябез бар. 24 минут эчендә беренче станциядән алып соңгысына кадәр барып җитәргә була, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бу – төзүчеләрнең, проектлаучыларның, эксплуатантларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе».
«17 ел эчендә Казанда метро төзүче иң яхшы оешмаларның берсе аякка басты. Һәм хәзер сез Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә эшлисез, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләргә. – Бу – сезнең осталыгыгызны тану билгесе».
Метро төзүчеләр тарафыннан башкарылган хезмәтнең гаять зур күләме турында сөйләгәндә Татарстан Республикасы Президенты метрополитенның өч яңа станциясен төзүнең 15 млрд сумга төшүен әйтте, 600 мең кубометр грунт чыгарылган, 83 мең кубометр бетон коелган, 250 километр кабель салынган. «Бу эш ипләп кенә, нервларны какшатмыйча гына башкарылды», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Казанда метро булуны Татарстан Республикасы Президенты шәһәрнең олы конкурент өстенлеге дип атады. «Казан кебек шәһәрләр өчен шуннан да нәтиҗәлерәк транспорт уйлап табылмаган әле, һәм бу безне транспорт коллапсыннан коткара һәм шәһәрнең зур байлыгы булып», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул метро төзелешендә катнашучы оешмаларның барысына да бердәм һәм тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты «Казметрострой» ААҖ генераль директоры Марат Рахимовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Шулай ук ул предприятие хезмәткәрләренә бүләкләүләр бирде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.