Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры WorldSkills Russia-2013 чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты
2013 елның 14 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР җыелма командасы әгъзалары - I Бөтенроссия WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты. Бу чарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм конкурста катнашучыларның укытучылары да бар иде.
ТР Премьер-министры чемпионат җиңүчеләрен Татарстан Президенты, ТР Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде һәм ярышларның гади булмаячагы, көндәшләр җитди булачагы алдан билгеле иде, чөнки 40 тан артык төбәктән 300 дән артык кеше катнашты дип билгеләп үтте.
“Сезнең җиңү – Татарстан, сезнең укытучыларыгыз горурлыгы һәм сезнең күпсанлы яшьтәшләрегезгә үз һөнәрләре буенча иң яхшысы булуга, эре компанияләргә һәм предприятиеләргә уку йортларына күбрәк игътибар бирү өчен этәргеч булып тора”, - дип белдерде Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен бары тик эре предприятиеләр белән бергә генә күтәрергә мөмкин. “Соңгы елларда алар бу мәсьәләгә аңлап карый”, дип билгеләп үтте И.Халиков.
Татарстан Премьер-министры шулай ук чемпионатта җиңүчеләргә һәм укытучыларга рәхмәт белдерде һәм ТР Президенты боерыгы буенча эшкә өйрәткән һәр остага, укытучыга ел дәвамында айлык премия билгеләү карары кабул ителде, диде.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин фикеренә караганда, Татарстан яшьләре үзара гына түгел, ә Россия һәм дөнья күләмендә көндәшлек итәргә тиеш.
Очрашуда спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителү мәсьәләсе кузгатылды. ТР Премьер-министры күптән түгел Татартсан Президентының спорт мәйданчыкларына кагылышлы комплекслы программа формалаштыру турындагы карары турында белдерде. И.Халиков сүзләренә караганда, быел республикада 100 гә якын шундый мәйданчык төзеләчәк. “Училищеларга килгәндә, 100 мәйданчыкның ничәсен алар өчен төзергә икәнлеге буенча фикер алышыйк”, - диде ТР Премьер-министры.
Шулай ук тулай торак мәсьәләсе турында да сүз барды. “Бу мәсьәләләрне грант формасында хәл итик”, дип тәкъдим итте И.Халиков. Аның сүзләренә караганда, грантлар эш белән тәэмин итүчеләр ихтыяҗына юнәлдерелгән булырга тиеш.
Очрашу ахырында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков I Бөтенроссия WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләренә ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз