Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Россия Сбербанкы” ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары Игорь Артамонов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Россия Сбербанкының “Татарстан Банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Сбербанкы җитәкчелегенә республика икътисадын үстерүдә финанс оештыру ягыннан актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Яклар Татарстан Республикасында агымдагы банк проектларын гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алыштылар.