Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Ростелеком" ААҖнең Идел буе филиалы директоры Дмитрий Проскура белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Очрашу барышында яклар Татарстанда телекомуникация хезмәте күрсәтү базары үсеше турында фикер алыштылар. Шулай ук ТРда «Ростелеком» компаниясе проектларын гамәлгә ашыру барышы һәм киләчәк планнар турында сөйләштеләр.