Казанга Алматы хакиме килде

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген визит белән Татарстанга Казахстан Республикасы Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды.

Визит кысаларында Әхмәтҗан Есимов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының эре объектларын карап чыгачак. IT-паркта Алматы хакиме өчен республика икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү булачак.

Казан Кремлендә Әхмәтҗан Есимов Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән рәсми рәвештә очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International