Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе, Студентлар спортының Европа Ассоциациясе киңәшмәсендә катнашу өчен, Стамбулга оча. Делегация составына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россия студентлар спорты союзы президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин һәм башка рәсми кешеләр керде.
Бүген Казанда “Казан дәүләт технология университеты" югары һөнәри белем дәүләти белем бирү учреждениесенә караган "Союзхимпромпроект" проект институтының яңа корпусын кулланылышка тапшыру тантанасы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә Россия Президентын сайлау буенча сайлау кампаниясе элеккесенә караганда тынычрак, тотнаклырак тәртиптә үтте. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып үткән традицион брифингта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин хәбәр итте. “Республика территориясе буенча сайлау нәтиҗәләре буенча ахыргы мәгълүмат бүген көндезге бердә билгеле булачак”, - дип хәбәр итте Анатолий Фомин.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы тору дәүләт хезмәте бинасы каршындагы спорт-тренировка мәйданында янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына республика ачык ярышларының беренче көнендә җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды. Көч сынашуның беренче призерларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлады.