2007 ел ахырына “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарма хакимият органнарына кертелгән Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше системасында инде 4 меңнән артык дәүләт хезмәткәре эшләде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт идарәсе генераль директоры Николай Никифоров хәбәр итте.
Утырыш 2007 елда “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын гамәлгә ашыруга һәм 2008-2010 еллардагы бурычларга багышланган иде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Җомга көнне, 8 февральдә, Казанда коллегия утырышында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 2007 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе-Урал төбәк үзәге башлыгы Валерий Власов һәм башкалар катнашты.
Гомумән алганда, Татарстан икътисады өчен узган ел уңышлы булды, күп кенә макроикътисади күрсәткечләр буенча безнең республика Идел буе федераль округында беренче урында тора. 2007 елның әлеге позитив нәтиҗәләре бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең берләштерелгән коллегиясендә яңгырады.
Бүген Президент-Отельдә Хезмәттәшлек һәм инвестицияләр буенча халыкара советның Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы тарафыннан үткәрелгән Оештыру утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов катнашты.
2007 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан мәдәният өлкәсенә 3 млрд. 7 млн. сум, ягъни Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты гомуми күләменең 3,7 % ы бүлеп бирелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың Мәдәният министрлыгы башлыгы Зилә Вәлиева хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россиянең мәдәният һәм массакүләм аралашу министры урынбасары Андрей Бусыгин һәм башкалар катнашты.