Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рига мэры Нил Ушаков белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан нефть химиясе комплексы предприятиеләре 2017 елның беренче кварталында 304 млрд. сумга продукция чыгардылар. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты рәиселегендә ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенең төп мәсьәләләренең берсе – «Татнефть» ГАҖнең 2016 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм киләсе ел йомгаклары буенча дивидендлар күләме турында тәкъдим раслау иде.
Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советы утырышы уздырылды.
Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисад министры урынбасары Олег Фомичев, «Россия венчур компаниясе» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Александр Повалко, Фәнни-техник өлкәдә кече рәвештәге предприятиеләр үсешенә ярдәм фондының Күзәтүчеләр советы рәисе Иван Бортник, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмиль Брикс белән очрашты. Очрашу Россия венчур форумы кысаларында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Аделдинов катнаштылар.
Дүртенче сәнәгать революциясе безнең конкурент өстенлегебезне үстерергә һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумында хәбәр итте.
«Технологик эшкуарлык 4.0: Глобаль конкуренциягә сәләт һәм төбәк үзенчәлекләре» пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисад министры урынбасары Олег Фомичев, Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмиль Брикс, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, Глобаль технологик симпозиум президенты – «Глобал Технолоджи Капитал» компаниясе директоры Александра Джонсон, «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген бөтен дөньяда фикер уңында булган технологик революция Татарстан өчен көтелмәгән хәл булмаячак. Бу юнәлештә республикада берничә еллар буена конкрет адымнар ясала.
Бүген Иннополис шәһәрендә Россия венчур форумы ачылды. Әлеге формат венчур ярминкәләренә һәм башка төбәк чараларына алмашка килде, төп аудиториясе – инновацион компанияләр, инвестицияләр эзләүче стартаплар.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре.
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды - дәүләт корпорацисе идарәсе рәисе - генераль директоры Константин Цицин белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуы узды.
Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый хәл турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев адресына Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлаулар килү дәвам итә.