Алексей Песошин: Урман фондында гадәттән тыш 5 класс янгын куркынычы туды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР да гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын уздырды.

“Быел җәй республика территориясендә аномаль югары температура булу сәбәпле бик начар хәл барлыкка килде. Урман фондында гадәттән тыш 5 класс янгын куркынычы туды”, - дип белдерде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, янгынгы каршы чараларны башкаруга карамастан, эссе һава торышы Әлмәт районында Миңлебай урман хуҗалыгы территориясендә 10 гектар мәйданда янгын чыгуга китерде. Әлмәттә бу инде 4 нче урман янгыны.

Татарстанда 2021 елда 992 янгын теркәлгән. 2020 елда 587 булган. Урман фондында 11 янгын булган. Урман янгыннарының гомуми мәйданы 106 гектар тәшкил итә, 5млн сумлык зыян килгән.

Урман янгыннарын кисәтү максатында янгынга каршы чаралар комплексы уздырыла, агитация-аңлату эшләре алып барыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Төп идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, янгыннар һәм аларда кешеләр үлеме кискен кала бирә. Барлыгы 19 августка республикада 4 мең 361 янгын теркәлгән. Аларда 116 кеше үлгән, бу узган елга караганда 40%ка күбрәк.

Алексей Песошин муниципаль берәмлек җитәкчеләрен янгын куркынычсызлыгын саклау мәсьәләсендә закон таләпләрен үтәү буенча барлык чараларны башкарырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International