Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казахстан делегациясе “Яңарыш” фонды эшчәнлеге белән танышты
2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Казан (Идел буе) федераль университетында булганнан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов Казан Кремленә килделәр, анда кунаклар тарихи һәйкәлләр белән таныштылар, Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булдылар.
Соңыннан ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев белән очрашу булды.
Минтимер Шәймиев Казахстан кунакларына “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, әлеге шәһәрләрнең тарихын сөйләде, аларны торгызу эшләренең барышы белән таныштырды. Кунаклар тарихи һәйкәлләр стендын, макетларын, Зөя һәм Болгарда төзелгән һәм төзелә торган яңа корылмаларны аеруча кызыксыну белән карадылар.
Әхмәтҗан Есимов татар, казакх һәм төрки халыклары тарихларының, мәдәниятләренең, телләренең уртак булуын билгеләп үткәннән соң, Болгарның төрки цивилизациянең аерылгысыз өлеше булуын әйтте. Аның фикеренчә, ислам һәм православие диннәрен торгызуга юнәлдерелгән әлеге проект тарихи һәм мәдәни мирасны сакларга гына түгел, ә Татарстанда яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз