Бүген Татарстанга визиты кысаларында Казахстан Республикасының Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов Казанда Универсиада авылында һәм Теннис академиясендә булды. Алмата башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
Универсиада авылында кунакларга кер юу ббүлмәсен, медицина кабинетын, махсус җиһазланган Интернет-кабинетны, спортчыларга боз әзерләү бүлмәсен, шулай ук бер, ике һәм өч урынлы йокы бүлмәләрен күрсәттеләр. Шуннан алар видеозалга уздылар, анда Универсиада авылы мэры Фәрит Гәбделгәниев XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын тәкъдир итте. Кампус буйлап экскурсия ахырында Әхмәтҗан Есимов Универсиада авылының мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.
Аннан соң экскурсия Универсиаданың төп спорт объектларының берсе - Казан теннис академиясендә дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов һәм Әхмәтҗан Есимовка теннис кортын күрсәттеләр, анда Универсиада кысаларында ярышлар узачак, җәйге корт урамда урнашкан, шулай ук объктның конференц-залын да кунаклар карап чыкты.