Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров 15 нче апрельдә башланган санитар-экология ике айлыгы кысаларында ТРда нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, ТРда бер атнада 211 чүплек бетерелгән. "Районнарның күбесе ачыкланган тәртип бозуларны оператив рәвештә төзәтә", - дип билгеләде министр.
18 нче майга республикада калдыкларга бәйле 5,5 мең тәртип бозу ачыкланган. Тәртип бозулар нәтиҗәләре буенча, 2 мең 862 административ беркетмә төзелгән. 106 предприятие һәм оешма, 635 вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган. 36 факт буенча, материаллар прокуратура органнарына юлланган, дип хәбәр итте Артем Сидоров.
Республикада ике айлык башыннан 961 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, аларның 513 бетерелгән, бу - 53,4 процент. "Актив эшчәнлеккә һәм районнар тарафыннан кулланылган чараларга карамастан, һәр икенче чүплек диярлек җыелмыйча кала, бүгенгә ТРда шундый 448 чүплек исәпләнелә", - диде доклад ясаучы.
Аның сүзләренчә, ике айлык кысаларында тормышка ашырыла торган мониторинглар арасында вертолет ярдәмендә һавадан күзәтү иң яхшы нәтиҗә бирә. Шулай соңгы очу вакытында 78 тәртип бозу ачыкланган. Киләсе атнада, Сидоров хәбәр итүенчә, элек күзәтелмәгән районнарга очу планлаштырыла.
Республика башлыгы территорияләрне чистарту буенча эшнең мөһим булуын билгеләп үтте. "Кешеләр чүпне тиешле рәвештә чыгарырга өйрәнергә тиеш. Әллә аларның чүпне җыю һәм чыгару системасы оештырылмаганмы? Монда бөтен мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. "Кешеләрне чисталыкны сакларга өйрәтү - безнең уртак бурыч", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.