Рөстәм Миңнеханов яңа "Лада Калина"да йөреп карады

2013 елның 18 мае, шимбә

Бүген Казанда яңартылган "Лада Калина" автомобилен тәкъдир иттеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та яңа машинада йөреп карады һәм журналистлар белән фикерләре белән уртаклашты. Президент белән яңа машинада "АвтоВАЗ" ААҖ президенты Игорь Комаров та йөрде.

Яңартылган "Лада Калина"ны җитештерү "АвтоВАЗ"да 16 май көнне башланып китте, ә сатуга автомобиль 2013 елның июнендә чыкты. Реклама кампаниясе кысаларында берничә яңа "Калина"  Тольятти – Казан – Тольятти маршруты буенча автопробегка чыкты. Бүген Казан Кремлендә машиналарны тәкъдир итү булды, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «АвтоВАЗ» җитәкчесе Игорь Комаров белән «Лада Калина»да Хөкүмәт йортыннан Кремльгә хәтле бардылар.

 «Бу бөтенләй башка автомобиль, - дип белдерде журналистларга тәэсирләре белән уртаклашып Рөстәм Миңнеханов . - Бик әйбәт подвеска, бик сизгер руль. Передачаларны күчерү бөтенләй диярлек идеаль. Минем «АвтоВАЗ» машиналарының бөтен модельләрендә дә йөреп караганым бар, аларның үзенчәлекләрен бик әйбәт беләм, һәм "Лада Калина"  бөтенләй башка машина икәнен әйтә алам. Әлеге бәягә шундый машина - бик зур табыш».

ТР Президенты сүзләренчә, яңа автомобиль барлык кирәле җиһаз белән тәэмин ителгән. «Без һәрвакыт чит илдә җитештерелгән автомобильләрдән көнләшә идек, әмма бу автомобильдә барысы да бар», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

«АвтоВАЗ» ААҖ президенты Игорь Комаров үз чиратында Татарстанны компания өчен алдынгы базар дип атады. «Гомумән без быел 70 мең яңа "Калина" җитештерергә планлаштырабыз, ә киләсе елга - 100 меңнән артык. Һәм башка модельләр кебек Татарстанда яхшы сатылыр дип өметләнәбез», - диде И.Комаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International