Иннополиста РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев булды

2021 елның 3 сентябре, җомга

Бүген РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Иннополиста булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.

Максут Шадаев Иннополиста узган “Яңа белем” федераль мәгариф марафонында чыгыш ясады. Министр Россия укучыларына һәм студентларына Россиядә цифрлаштыруның барышы турында сөйләде, шулай ук аларның сорауларына җаваплар бирде.

Иннополиста шулай ук Максут Шадаев һәм Роман Шәйхетдинов “Иннополис” проектын үстерү буенча киләчәктәге планнар хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, министрга 2020 елның октябрендә Иннополис университетында ачылган Ярдәмче мәгариф үзәге буенча проектны гамәлгә ашыру турында җиткерделәр.

Бүгенге көнгә Россия югары уку йортларының якынча 12 мең укытучысы  Ярдәмче мәгариф үзәге базасында заманча компетенцияләр алган. Шулай ук икътисадның өстенлекле тармаклары профессияләре өчен 30 төп профессиональ белем бирү программасы эшләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International