Алексей Песошин финанс системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс системасы хезмәткәрләрен  һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле финанс системасы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Финансчылар көне белән котлыйм!

Теләсә кайсы субъектның, тармакның һәм илнең икътисади үсеше финанс системасыннан башка мөмкин түгел. Аның нәтиҗәле эшләве – ул территорияләрнең ышанычлы һәм тотрыклы үсеше, хуҗалык эшчәнлегенең нык нигезе.

Күп социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Татарстанның алгы позициядә булуы, республика проектларын һәм программаларын уңышлы гамәлгә ашыру, финанс тотрыклылык республика финанс системасының нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Финансчыларның көндәлек тырыш хезмәте монда зур роль уйный, алар катлаулы бурычлардан курыкмыйлар, сыйфатлы нәтиҗәгә ирешүне максат итеп куялар.

Республиканың барлык финанс системасы хезмәткәрләренә гадел хезмәтләре, үзләренең бурычларына намуслы мөнәсәбәтләре һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен зур рәхмәт белдерәм.

Чын күңелдән сезгә киләчәктә һөнәри үсеш, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International