Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында булды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында булды.

Районның башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров озатуында ул Югары Ослан авылында Яшьләр клубы һәм “Солнышко” балалар бакчасын карады.

Яшьләр клубында спорт, техник һәм сәнгать юнәлешендәге 14 секция, шулай ук “Форпост” патриотик үзәге эшли. Клубка 464 бала йөри.

“Солнышко” балалар бакчасында 95 балага исәпләнгән биш төркем эшли. Балалар бакчасының территориясе мәйданы 5,5 мең кв.м. тәшкил итә, ул физкультура мәйданчыгын һәм биш уеннар мәйданчыгын үз эченә ала.

Роман Шәйхетдинов клуб һәм балалар бакчасының хезмәт коллективлары белән аралашты һәм педагогларны борчыган актуаль сорауларга җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International