Алексей Песошин Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Яшьләр эшләре министрлыгын Тимур Сөләйманов җитәкләячәк. Элек ул министрның беренче урынбасары урынын биләгән.

2018 елдан Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләгән Дамир Фәттахов Россия яшьләр эшләре агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, Дамир Фәттахов министр вазифасында эшләгән вакытта хезмәткәрләре, Министрлар Кабинеты һәм федераль үзәк хезмәттәшләре арасында үзен абруйлы, профессиональ җитәкче буларак күрсәтте.

“Уңышлы эш индикаторларының берсе - яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә Россиядә беренче урын”, - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Дамир Фәттаховка алмашка яшьләр даирәсендә яхшы билгеле булган, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барлык баскычларын узган кеше килә.

“Талантлы яшьләрнең потенциалын, аның социаль һәм һөнәри мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Шулай ук яшьләр арасында тискәре күренешләрне булдырмау һәм кисәтү дә мөһим. Ышанам, Тимур Сөләйманов куелган бурычларны хәл итү эшен лаеклы дәвам итәр. Үз чиратында республика җитәкчелеге тиешле ярдәмен күрсәтер”, - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International