ТР Хөкүмәте йортында 2021–2022 елларда җылылык чоры мәсьәләләре буенча брифинг узды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Татарстанда барлык объектларга җылыны 22 сентябрьдә бирә башлаячаклар.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында брифингта бүген ягып җылыту сезонына әзерлек төгәлләнү стадиясендә булуын хәбәр итте.

“Һава торышы кисәк җылыту, я суыту сәбәпле, җылылык җибәргәндә, төрле каршылыклы сораулар килеп чыга. Кемгәдер эссе, кемгәдер салкын. Җылылык бирү температура графигы буенча 22 сентябрьгә булыр дип фаразлана. Норматив буенча, биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градустан түбән булу шарт”, - диде ул.

Быел республикада җылылык бирү 6 сентябрьдә башланган. 26 районда ягып җылыту сезонын башлаганнар. “Торак фондны мониторинглау” системасына кертелгән мәгълүматлар буенча, бүгенгә республикада 3261 котельный әзерләнгән. Питрәчтә - бер, Казанда алты котельный әле әзер түгел.

“17186 күп фатирлы торак йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу 98% тәшкил итә. 8 муниципаль районда 20 сентябрьгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителер дип көтелә”,- диде Алексей Фролов.

Алдагы ягып җылыту чорына республикада 3335 мәгариф, 2012 сәламәтлек саклау, 1968 мәдәният, 242 спорт оешмасы әзерләнгән. Барлыгы 171 социаль яклау объекты тулысынча әзерләнгән.

Казанда җылыту чоры 16 сентябрьдә башланачак, ә Чаллыда  9 сентябрьдә башланган инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International