Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татспиртпром” АҖнең Директорлар советы утырышы узды.

Утырышның төп темасы – 2021 елның беренче ярты елында компаниянең эшчәнлек нәтиҗәләре.

“Татспиртпром” АҖнең эшчәнлеге турында генераль директор Руслан Максудов һәм генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Андрей Феоктистов доклад ясады.

Компания хисап чорында 10,2 миллион декалитр алкоголь продукциясе җитештергән. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, аракы-ликер продукциясен сату 8 %ка, сыра сату 40%ка арткан.

2020 елның беренче яртысына караганда, компаниянең әзер продукцияне реализацияләгәннән кергән табышы 23%ка, ә сатудан кергән табышы 35%ка арткан.

“Татспиртпром” АҖ  хисап чорында аракы-ликер продукциясен экспортка чыгаруны 23%ка арттырган.

Бюджетның барлык дәрәҗәләренә түләнгән акциз 2021 елның беренче ярты елында 10 млрд 419 млн сумны тәшкил иткән, бу 2020 елның беренче ярты елы  белән чагыштырганда 1 млрд 670 млн сумга күбрәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International