Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанга урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләрендә Финляндия тәҗрибәсе кызыклы
2013 елның 21 мае, сишәмбе
Татарстанга урман хуҗалыгын алып бару, агачтан биоягулык җитештерү, кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә Финляндия тәҗрибәсе кызыклы. Бу хакта бүген Финляндия Республикасы Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры Юхо Ояла җитәкчелегендәге Финляндия Республикасы делегациясе белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Очрашу башында ТР Хөкүмәте башлыгы делегацияне кунакчыл Татарстан җирендә сәламләде һәм, республикага сәфәрләре өчен, рәхмәтен белдерде. Илдар Халиков ассызыклаганча, соңгы елларда Татарстан һәм Финляндия арасында хезмәттәшлек яхшы темплар белән бара: югары дәрәҗәдә сәяси очрашулар була, зур инвестицион проектлар тормышка ашырыла.
“Сезнең безнең республикага сәфәрегез бик әһәмиятле”, - диде Илдар Халиков кунакларга мөрәҗәгать итеп. Ул Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә бик күп эш башкарылуын билгеләп үтте. Республика урманнан тотрыклы файдалануга һәм урман хуҗалыгына яңа илебез һәм чит ил технологияләрен кертүгә аерым игътибар бирә. Аерым алып, Премьер-министр ассызыклаганча, Саба районының Лесхоз бистәсендә, урман производствосын югары сыйфатлы орлык һәм утырту материалын куллануга күчерү өчен, Европада иң зур үзәкләрнең берсе - ТР урман селекция-орлыкчылык үзәге - сафка бастырылган. Анда 12 млн. үсенте үстерелә. Аның сүзләренчә, комплексны заманча җиһаз белән тәэмин итү өчен дә, бик күп эш башкарылган.
Шул ук вакытта ТР урман хуҗалыгының фин коллегалары белән хезмәттәшлек итү потенциалы бар. “Безгә урман хуҗалыгын алып бару, агачтан биоягулык җитештерү мәсьәләләрендә Финляндия тәҗрибәсе бик кызыклы”, - дип белдерде И.Халиков. Моннан тыш, әлеге тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсендә дә Финляндия Республикасы тәҗрибәсе кыйммәтле.
“Без хезмәттәшлегебез ике як өчен дә файдалы булыр, дип өметләнәбез”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Финляндия Республикасы белән хезмәттәшлеге турында тулырак итеп республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев сөйләде, ул билгеләп үткәнчә, Россия һәм Финляндия урман комплекслары ун еллар дәвамында икътисадның урман секторы үсеше һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру белән бәйле мәсьәләләрдә тыгыз хезмәттәшлек итә. Үткән елның ноябрь аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре хезмәткәрләре Финляндиянең алдынгы фәнни үзәкләрендә һәм университетларында стажировка үтте.
Финляндия Республикасы Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры Юхо Ояла, җылы кабул итүләре һәм республикага сәфәр вакытында кызыклы программа өчен, делегация исеменнән ТР җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Юха Ояла билгеләвенчә, хезмәттәшлек мәсьәләләрендә яклар бик тиз арада уртак телгә килгәннәр. Тулаем алганда, ул сөйләшенә торган мәсьәләләрдә тәҗрибә белән уртаклашуны мөһим дип саный. “Бездә бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр бар”, - диде кунак.
Ю.Ояла фин белгечләренең киләчәктә Татарстанда урман хуҗалыгын ничек үстерергә кирәклеге турында тәҗрибә белән уртаклашырга әзер булуын ассызыклады.
Шулай ук Финляндия Республикасы Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Урман хуҗалыгы департаменты генераль директоры искәртүенчә, Финляндиядә татар диаспорасы бар. “Татарлар – яңа элемтәләр эзли торган бик актив халык”, - диде ул.
Ике яктан да катнашучылар хезмәттәшлек нәтиҗәсендә урман хуҗалыгы үсеше өлкәсендәге фундаменталь һәм практик мәсьәләләрне чишүдә уңышларга ирешелер, дип өметләрен белдерделәр.
Билгеләп үтик, очрашу барышында Илдар Халиков ТР, республика территориясендә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Ул электрон документ әйләнеше үсеше мәсьәләләренә аерым игътибар бирде һәм кунакларны ИТ-паркка чакырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз