Бүген Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмә үзәгендәге № 75 павильонында "Комплекслы иминлек - 2013" иминлекне тәэмин итү чараларының халыкара салоны кысаларында күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов та булды.
"Комплекслы иминлек - 2013" халыкара салоны алтынчы мәртәбә уза. Салон программасы өч өлештән тора: күргәзмә, эшлекле һәм демонстрацион. Салон кысаларында кайбер фәнни-гамәли форумнары уздыру планлаштырыла. Эшлекле программада якынча 4,5 мең делегат һәм 400 дән артык нотыкчы катнашачак. Россия ГХМның Коткару үзәгенең № 179 полигонында 24 маенда демонстрацион кыр укулары узачак.
"Комплекслы иминлек - 2013" VI халыкара салонын ачканда чыгыш ясап, Россия ГХМ министры Владимир Пучков билгеләп үткәнчә, тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү, катастрофаларга каршы көрәш һәм кешеләрне коткару - гади генә эш түгел. Үткән еллар эчендә салон югары халыкара статусына ия булды.
Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясе дә тәкъдим ителә.
Бүген аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов та катнашты. Татарстан Республикасы экспозициясендә иминлек өлкәсендә берьюлы берничә перспектив, инновацион карар тәкъдим ителә. Бу, аерым алганда, Республикада халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү комплекслы системасының состав өлеше, иминлекне тәэмин итүнең объектлы системасы, хәбәр итүнең төрле каналларын кулланып халыкка хәбәр итү алымнары. Шулай ук Татарстан Республикасы экспозициясендә халыкның Универсиада -2013 объектларында иминлеген тәэмин итү концепциясе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тактик штаб комплексы булган "Форд-Транзит" автомобиле базасында спутник элемтәсе мобиль комплексы куелган.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов салонны уздыру гадәттән тыш хәлләргә илнең заманча технологияләренең тәэсирен киләчәктә гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк дигән өмет белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә Татарстан Республикасының тәҗрибә эшләнмәләре генә түгел, халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге проектлар да күрсәтелә.
Россия ГХМ җитәкчелеген Татарстан инновацияләре - "Спикфон" күпфатирлы йортларга домофон аша хәбәр җиткерү системасы, шулай ук тактик штаб комплексы белән аеруча кызыксынды.
Шулай ук салонны ачканда Россия ГХМнең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә янгыннан коткаруның күп максатлы "Лидер 12ПМ" катеры тапшырылды. Россия ГХМ министры тиешле сертификатны Татарстан Республикасы Президентына бирде. Бу заманча судно, ул патруль хезмәтен үтәү, янгыннарны сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен җайланмалар белән җиһазландырылган.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия ГХМ башлыгына Универсиада алдыннан ГХМ бүлекчәләрен матди-техник коралландыруга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт һәм салон иминлек индустриясе техник чараларын җитештерүчеләрнең һәм кулланучыларның, алрны эшләүчеләрнең һәм галимнәрнең файдалы һәм конструктив багланышлары өчен бик шәп мәйданчык булачагына ышаныч белдерде.