Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 24 нче утырышында депутатлар Татарстан Хөкүмәтенең Иннополис шәһәрендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыру буенча тәкъдимен хупладылар.
IT-шәһәрдә эксперименталь мәйданчык формалаштыру, югары технологияле транспорт өлкәсендә яңа технологияләр кертү өчен барлык хокукый чикләүләрне бетерү планлаштырыла.
Россия Хөкүмәте тарафыннан әлеге карар кабул ителгән очракта, Иннополис Россиядә һәм Европа күләмендә цифрлы инновацияләр өлкәсендә хокукый чикләүләрсез беренче мәйдан булырга мөмкин.
“Яндекс” компаниясенең пилотсыз транспорт чарасын сынау буенча эксперимент 2018 елда башланды. Хәзерге көндә Иннополис территориясендә йөртүче-сынаучы белән 8 җиңел автомобиль йөри. 3 ел эчендә пилотсыз “Яндекс” такси 21 меңнән артык йөреш ясаган, аның катнашында юл-транспорт һәлакәте фактлары теркәлмәгән.
“Иннополис шәһәре мэриясе һәм “Яндекс”ның пилотсыз технологияләр проекты командасының уртак эше нәтиҗәсендә пилотсыз автомобильләрне сынау буенча өч еллык экспериментны уңышлы дип санарга мөмкин, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов.
“Өч ел эчендә “Яндекс” компаниясенең пилотсыз автомобильләре Иннополиста үзләрен халыкка ышанычлы, ультразаманча һәм куркынычсыз транспорт буларак күрсәтте, - дип хәбәр итте Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев. - Без Татарстан Дәүләт Советының Иннополис шәһәрендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыру буенча тәкъдимен хуплавына бик шатбыз”.