Бүген Рөстәм Миңнеханов Томскка эш визиты кысаларында Томск өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономияләре вәкилләре белән очрашты. Татар мәдәнияты үзәгендә узган очрашуда Томск өлкәсенең Закон чыгару думасы рәисе Оксана Козловская, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов өчен автономиянең үзешчән коллективы чыгыш ясады, үзәк урнашкан тарихи бина буенча экскурсия уздырдылар.
Очрашудагы чыгышында ТР Президенты татарлар өчен туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстаннан читтә торучы татарлар телләрен өйрәнә алсын өчен, республика "Ана теле" ресурсы аша он-лайн уку мөмкинлеге ачылганын әйтте. Ә туган телдә телевизион тапшыруларны "ТНВ-Планета" телеканалыннан карап була.
"Безнең глобальләшү шартларында үзенчәлеклекне саклап калу тәҗрибәбез бар, һәм без бу тәҗрибә белән уртаклашырга әзер", - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов .
Ул Томск өлкәсе җитәкчелегенә татар мәдәниятын һәм телен саклап калудагы алып барган актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Президентына берничә үтенеч һәм мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттеләр. Томскта яшәүчеләр Томск һәм Казан арасында турыдан туры тимер юллар элемтәсе юклыгына игътибар иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Россия Тимер Юллары җитәкчелегенә бу сорауны бирергә сүз бирде.
Шулай ук татарлар ТР Президентына Томскка Татарстан композиторлары, язучылары, иҗади коллективлары визитларын оештыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына Томск өлкәсе татарлары автонимиясе белән багланышларны активлаштырырга кушты.
Татарстан Президентыннан татар телен укытуда да ярдәм сорадылар. Рөстәм Миңнеханов татар телен укытырга теләгән укытучыларга Казанга стажировкага һәм укуга килергә тәкъдим итте. "Барыбер телне гаиләдә өйрәнә башларга кирәк, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк".
Ул автономия әгъзаларын мәсьәләләр һәм сорауларны хәл итүдә региональ җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрне активлаштырырга тәкъдим итте. Закон чыгару думасы рәисе Оксана Козловская да шундый ук киңәш бирде. Ул өлкә хакимияте татар автономиясенең эшчәнлегенә ярдәм итәргә һәм татарларны тыңларга әзер икәнлеген ассызыклады.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов автономиянең берничә актив әгъзасына рәхмәт хатларын бирде һәм очрашуда катнашучылар белән фотога төште.