Алексей Песошин Казанда юл инфраструктурасы объектлары төзелешенең барышы белән танышты

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда юл инфраструктурасы объектлары төзелешенең барышы белән танышты.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы берничә автомобиль юлы төзелешен карады, Татарстан башкаласы өчен бик мөһим булган берничә төзелешне тикшерде.

Алексей Песошин Горький шоссесы дублеры, Вознесение трактының беренче этабы белән танышты.

Казанның яңа Генпланы буенча Вознесение трактының гомуми озынлыгы якынча 10 км тәшкил итәчәк. Ул магистраль Мамадыш трактын һәм өлешчә Оренбург трактын бушатачак дип көтелә. Бу Казанның Вознесение, Зур Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка поселокларында һәм “Весна” торак комплексында яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итәчәк.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев төзелешнең барышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, төзелеш эшләре график буенча алып барыла.

“Иң актуаль мәсьәлә - төзүчеләргә эш урынын әзерләү өчен инженерлык коммуникацияләрен салу. Мөгаен, бу Вознесение трактының беренче чиратын төзү барышында башкарылырга тиешле иң катлаулы һәм җитди өлеш”, - диде Игорь Куляжев.

Икенче җитди мәсьәлә – юлүткәргеч корылма өчен киңлекләрне бушату өчен Гвардия урамындагы хәрәкәтне күчерү. “Җиңү проспектында урамдагы хәрәкәт күчерелде инде, юлүткәргеч төзелешенә керештеләр”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International