ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә булды, анда ул иҗат яшьләре вәкилләре белән очрашты.  

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясен гамәлгә куючыларның берсе Ярослав Муравьёв һәм башкалар озата йөрде.  

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Ак Барс» Банк» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Көн тәртибендә 2016 елга еллык хисап, еллык бухгалтерлык хисабы иде, шулай ук Директорлар советы хисап елы нәтиҗәләре буенча банк табышын бүлүне тәкъдим итте, Директорлар советын һәм Ревизия комиссиясен сайладылар, Россия һәм халыкара финанс хисаплылыгы стандартлары буенча хисаплылыкка аудит уздыру өчен аудиторларны расладылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ШЕРП" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier компаниясе вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов катнашты. 

Бүген Татарстанда чәчү кампаниясе барышы турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2017 елның дхрт аенда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча 5 мең 937 мөрәҗәгать кабул ителде, бу узган елның шул елына караганда 474 мөрәҗәгатькә азрак.

Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлекнең күп фатирлы капиталь йорт объектларында 1 мең 715 тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча 7 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгы бозуның 21 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International