Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.