ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

"Түбән Кама нефть химиясе" үзенең ярты гасырлык юбилеен, производство ачып һәм уңай күрстәкечләр күрсәтеп, бәйрәм итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Түбән Кама шәһәрендә "Нефтехим-Арена" боз сараенда узды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  бүген Түбән Камада эш сәфәре вакытында шәһәрнең “атасы” исемен йөрткән һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылган - Николай Лемаев исемендәге скверда булды.

Бүген Түбән Камада Шәһәр көнен бәйрәм итәләр. "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ югары концентрацияле формальдегид җитештерүче яңа җайланманы эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ Альбер Шиһабетдинов, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнаштылар.

Бүген Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа балалар иҗаты үзәген ачты. Чара ТР Президентының Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә бала сәләтенә этәргеч бирү өчен өстәмә белем бирү әһәмиятен ассызыклады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эшлекле сәфәре барышында ике яңа объектта булды. ТР Президентын ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - кырларда урып-җыю эшләре барышы һәм районда дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышу. Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөриләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International