Башкортостан башкаласына "Зур химия" форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Уфа шәһәренең халыкара аэропортында аны Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Альберт Максютов һәм башкалар каршы алды.
Килүгә Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенә юл тотты. Аның сүзләренчә, ул Башкортостан мөселманнарын сәламләргә тиеш иде.
Бина каршында Татарстан Президентын Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте администрациясенең җитәкчесе, Башкортостан Республикасы Диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәт Таҗетдин һәм башка дин әһелләре каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов өчен 1863 елдан бирле Россиянең Үзәк диния нәзарәте резиденциясе булган тарихи бина буйлап экскурсия уздырдылар. Татарстан Президентына үзәк залда Төркия Республикасы бүләк иткән Ислам дөньясы картасын һәм бәллүр савыттан ясалган Ислам академиясе проектын күрсәттеләр.
Иртәгә, 23 май көнне, Рөстәм Миңнеханов "Зур химия" III халыкара форумының ачылу тантанасында катнашачак. Шулай ук ТР Президентының Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә "Газ-нефтехимиянең Идел кластеры - Идел буе федераль округы үсешенең локомотивы" киңәшмәсендә катнашуы планлаштырылган.
Мәгълүмат өчен:
2013 елның 23-24 маенда Россиянең нефтьгазхимия үзәкләренең берсе, Уфа шәһәрендә, "Зур химия" III халыкара форумы узачак. Форумны оештыручы - Башкортостан Республикасы Хөкүмәте.
2013 елның ике май көне дәвамында тармак лидерлары төп мәсьәләләр һәм башкорт нефтьгазхимия комплексының, башка Россия Федерациясе сәнәгать төеннәренең үсеш юнәлешләре буенча фикер алышачаклар. Шулай ук дөнья химия базарының тенденцияләре турында сөйләшәчәкләр.
Стратегия программасы кысаларында компанияләр 2030 елга кадәр булган инвестиция проектлары турында сөйлиячәк; параллель узачак технология программалары утырышлары вакытында технология һәм материаллар китерүчеләр нефть-газ эшкәртү өлкәсендә яңа эшләнмәләрен тәкъдир итәчәкләр. http://ufachemforum.ru/o-forume/ сайты мәгълүматлары буенча