Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районы Советының чираттагы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Утырышны Мөслим районы башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы рәисе Рамил Муллин ачты. Ул башка эшкә күчү сәбәпле, Мөслим муниципаль районы Советына үзенең депутатлык вәкаләтләреннән һәм Мөслим районы башлыгы вазифасыннан китүе турында гариза бирүен хәбәр итте.
Депутатлар Рамил Муллинның район башлыгы һәм депутатлык вәкаләтләрен срогыннан алда туктатуы турында тавыш бирделәр.
Алексей Песошин үзенең чыгышында соңгы 8 елда Рамил Муллин Мөслим муниципаль районын уңышлы җитәкләде һәм бу чорда район барлык тармакларда югары уңышларга иреште, дип билгеләде.
Татарстан президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән Алексей Песошин Рамил Муллинга район башлыгы буларак уңышлы эшләве өчен рәхмәт белдерде.
Рамил Муллин Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән бүләкләнде.
Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Хуҗинга тапшыру турындагы тәкъдимне хупладылар.