Айдар Метшин РФ Дәүләт думасына депутат булып сайлану сәбәпле үзенең Түбән Кама районы башлыгы вәкаләтләрен туктатты

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин РФ Дәүләт думасына депутат булып сайлану сәбәпле үзенең муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен туктатты.

Бү хакта бүген ул Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәре Советының чираттагы утырышында хәбәр итте.

Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Айдар Метшин РФ Дәүләт думасына депутат булып сайлану сәбәпле үзенең Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры һәм Түбән Кама шәһәре Советы депутаты вәкаләтләрен туктатты.

Депутатлар корпусы, шәһәр һәм район башкарма комитетлары Советлары вәкилләре Айдар Метшинга уңышлы эше өчен рәхмәт белдерделәр.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы вазифасына Рамил Муллин билгеләнде.

Алексей Песошин үзенең чыгышында билгеләгәнчә, район башлыгы, мэр алмашу - муниципаль берәмлек өчен бик мөһим вакыйга.

Айдар Метшин Түбән Кама районы белән 2006 елның декабреннән җитәкчелек итте. Бу вакыт эчендә шәһәрдә һәм районда түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән киңкүләмле мәсьәләләр хәл ителде, авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләренә алдынгы тәҗрибәләр кертелде, муниципалитетның уңышлы үсешенә юнәлдерелгән инновацион проектлар гамәлгә ашырылды.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Айдар Метшин ТР Президенты указы белән “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International