Алексей Песошин бүген Татарстан икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” АКБО генераль директоры Светлана Чупшева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында утырышта шулай ук республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингында икенче урынны алган (2020 ел нәтиҗәләре буенча I урынны – Мәскәү, II урынны –Татарстан Республикасы, III урынны – Төмән өлкәсе алган; 2019 ел нәтиҗәләре буенча I урынны-Мәскәү, II урынны-Татарстан Республикасы алган).
“Үсеш зур түгел, ләкин әһәмияте башка нәрсә. Безнең һәркайсыбыз Илкүләм рейтингның эшчәнлеге безне бәяләү инструменты гына булуын аңлый. Ә төп максат - республикада бизнес алып бару өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.
Светлана Чупшева “РФ субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге илкүләм рейтингы” проекты үсеше һәм Татарстан Республикасының ирешкән нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, инвестицион җәлеп итүчәнлекнең Илкүләм рейтингы төп күрсәткеч булып тора. Рейтинг инде 7 ел дәвамында төзелә. Светлана Чупшева рейтингның дүрт төп юнәлешен искә алды: җайга салучы мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм.
Татарстан берничә ел дәвамында лидер иде һәм Илкүләм рейтингта 1-2 урында тора, дип искә төшерде ул. Аның сүзләренчә, Татарстан шулай ук инвестицион климатны яхшырту өчен бик күп иң яхшы тәҗрибәләрне һәм карарларны бирде, бу - электр челтәрләренә тоташтыру, төзелештә рөхсәт алу, кече бизнеска ярдәм итү инструментлары һәм башкалар.
Светлана Чупшева шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча икенче рейтинг эшләнгән – бу федерация субъектларында тормыш сыйфаты рейтингы. Ул Илкүләм рейтингка өстәмә булачак һәм медицина, социаль яклау, мәгариф, торак, дәүләт хезмәтләре һәм сервислар, үз эшеңне ачу өчен мөмкинлекләрне һәм башка күрсәткечләрне үз эченә ала.
Алексей Песошин утырыш барышында республикада инвестицион климатны яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә, дип билгеләде.
Татарстан икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин төзелешкә рөхсәт бирү буенча процедураларның нәтиҗәлелеген бәяләүче күрсәткечләрне, һәм аларны яхшырту буенча тәкъдимнәрне җиткерде.
ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов республикада электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процедурасын үстерү турында сөйләде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева бизнеска ярдәм күрсәтүдә оештыру механизмнары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүче һәм ТР да дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү дәрәҗәсен бәяләү күрсәткечләрен тәкъдим итте.