Алексей Песошин Минзәлә районында авиация һәлакәтендә вафат булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча оештырылган штабны җитәкли

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Минзәлә районында авиация һәлакәтендә вафат булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча оештырылган штабны җитәкли.

L-410 самолеты һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү, оператив медицина ярдәме күрсәтү буенча эшләр башланган. Шулай ук ТРның Минзәлә районында авиация һәлакәтендә вафат булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү чараларын оештыру буенча эшләр башланган.

ТРның Минзәлә районында җиңел моторлы самолет һәлакәте урынында оештырылган штаб утырышында 2021 елның 11 октябрен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итү турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International