Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районында 2021 елның 11 октябрен матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 11 октябрен Минзәлә муниципаль районында булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне дип игълан итү турындагы Указны имзалады.

"2021 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Минзәлә районында булган авиация һәлакәтендә кешеләрнең фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә, һәлак булучылар һәм аларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, карар бирәм:

2021 елның 11 октябрен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә.

Матәм көнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы дәүләт флагларын төшерергә.

Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният оешмаларына матәм көнендә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәргә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына авиация һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә.

Әлеге Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә", - диелә Указ текстында.

№ УП-804 Указы 2021 елның 10 октябрендә имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International