Минзәлә районында авиация һәлакәтендә вафат булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары имзаланды

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстанның Минзәлә районында 2021 елның 10 октябрендә авиация һәлакәтендә вафат булганнар һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары (967) имзаланды.

Һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум акча түләнәчәк. Сәламәтлекләренә авыр һәм уртача зыян килгән гражданнарга 400әр мең сум биреләчәк.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түләүләрне оператив тәртиптә башкарачак.

Татарстан Республикасы шулай ук һәлак булганнарның мәетләрен җирләү урынына китерүне һәм күмүне оештырырга әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International