ТР Президенты татар-мөселман дин әһелләрен милли мәдәни мирасны саклау эшендә татар халкының терәге дип атады

2013 елның 24 мае, җомга

Илебез татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип аталган IV форумының икенче көнендә бүген пленар утырыш уздырыла. ТР Фәннәр академиясендә изге дога белән башланган шушы чарада катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм җәмәгатьне - Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән килгән 680 вәкилне шәхсән үзе сәламләде.

Без Россиянең төрле төбәкләреннән милли һәм дини үсеш турында фикер алышырга дип җыелдык, дип искәртте Президент. Бу ел Татарстан өчен аеруча әһәмиятле: тиздән безнең Казаныбыз үзендә Универсиаданы кабул итәчәк, һәм шунда ватаныбызның, дөньяның төрле төбәкләреннән меңләгән кеше килүе көтелә. Бу - Татарстан һәм татарларның уңышлары, динебез һәм мәдәниятебез белән танышу мөмкинлеге. Иртәгә Борынгы Болгар сәфәренә чыгарга, анда Изге Болгар җыенында катнашырга тиешсез. Ул җирләрнең ничек үзгәргәнен үзегез күрерсез. Болгар татар халкының рухи туплану урынына әйләнә һәм бу бик мөһим. Сез – милли мәдәни мирасны саклау эшендә татар халкының терәге. Бу форумда “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясе кабул ителергә тиеш. Ул традицион ислам кыйммәтләренә, хәнәфи мәзһәбкә нигезләнеп милләтне алгарышка илтергә тиеш, дигән фикер белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең әлеге форумда ясаган чыгышында.

Милли оешмаларда, милли берләшмәләрдә багланышларны киңәйтергә кирәк. Уртак тырышлык белән генә рухи һәм милли кыйммәтләрне, мәдәниятебез һәм телебезне саклап кала алачакбыз, дип саный Президент.

Татар халкына хезмәт итү, аның мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен пропагандалау эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем дин әһеленә, милли иҗтимагый лидерга соңыннан ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды, күңелгә ятышлы теләкләрен җиткерде.

ТР мөселманнары Үзәкләштерелгән диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исә бездә үз халкына ышанмау, ватанпәрвәрлек җитмәү күзәтелә дип саный. Безнең хәнәфигә нигезләнгән исламда сакланганда гына киләчәгебез булачак, мәчетләребездә вәгазьләрне татар телендә сөйләү мөһим, дип басым ясап әйтте мөфти.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин соңгы елларда барган глобальләштерү процессларының татар-мөселманнарга йогынтысын, шушы вазгыятьтә аларның урынын шәрехләде, соңгы вакытта илебез төбәкләрендәге дин әһелләреннән мәчетләр эшчәнлегенә киртә кую күренешләре шәйләнә башлавына, уңай вазгыятьнең урыны белән бозылуына игътибарны юнәлтте. Әмма, ничек кенә булмасын, теге яки бу хәлдә низагларсыз, дипломатик, ягъни мөмкин кадәр тыныч юл белән чыгарга кирәк, һәр адымны уйлап кына ясау зарур, дип кисәтеп куйды.

Шулай ук хак динебезне интернетта тиешле югарылыкта күрсәтә белү, шуның өчен дөньяви ММЧнда эшләрлек дини кадрлар әзерләү зарурияте дә кузгатылды.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, безгә бер-беребезне яманлап, гайбәткә батудан, таркалудан котылу кирәк, һәм бу эштә мөфтиләр, имамнар үрнәк күрсәтергә тиеш, дип саный. Чыгышында, сүз уңаенда, ТР Президентына мөрәҗәгать итеп, мәчетләребездә дин әһелләре коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән, ягулык юллап йөрүдән азат ителсен иде, чөнки халык, аеруча яшьләр белән эшләр вакыт тарая, дип, хөкүмәт ярдәменә өмет баглады.

Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат хәзрәт Раев, хәзер ит кенә түгел, тоз, шикәр, хәтта трактор запас частьләренә кадәр “хәләл”гә әйләнедерелде – моңа чик куярга, “Хәләл” тамгасы салу эшен тәртипкә салырга, контроль көчәйтергә кирәк, дип тәкъдим итте. Серов өлкәсендә 50 мәхәлләгә 6 мөфтият барлыкка килде, мондый хәл дә безне бизәми, уйлашыбрак эшләү, таркаулыктан котылу зарур, дигән фикер белән чыкты.

Шул рәвешле, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин рәислегендә барган пленар утырышның беренче өлеше тәмам булды. Соңыннан кичә уздырылган секция эшләренә йомгак ясалачак, концепцияне кабул итү мәсьәләсе каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International