Алексей Песошин видеоэлемтә буенча Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм РФ Президентының ИФО да тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров киңәшмәсендә катнашты

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Координацион үзәктә видеконференцэлемтә режимында ИФО субъектлары башлыклары белән чираттагы киңәшмә уздырдылар.

Видеоэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәдә Мари Эл, Мордовия, Чуаш Республикасы, Киров һәм Ульяновск өлкәләре башлыклары үзләренең проектларын яклау алдын уздырдылар, аны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин раслаган кураторлык институты кысаларында гамәлгә ашыру планлаштырыла.

“Барлык биш төбәкнең икътисад структурасында Тулай төбәк продуктның төп өлеше эшкәртү производствосына туры килә, шактый өлешне сәүдә һәм күчемсез милек белән операцияләр алып тора. Мари Эл һәм Мордовиядә авыл хуҗалыгы шулай ук мөһим тармак санала”, - дип билгеләде Игорь Комаров.

Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, Мари Эл, Чуаш Республикасы һәм Мордовиядә халыкның акчалата кереме округта иң түбән дәрәҗәдә. Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә бераз яхшырак, ләкин халыкның керем дәрәҗәсе барыбер округ буенча уртача билгеләнештән түбән.

Дмитрий Чернышенко билгеләгәнчә, Идел буе федераль округы төбәкләренең беренче ике төркеме проект паспортларын тулысынча тутырганнар.

“Алдагы яклаудан соң алга таба зур адым ясалган. Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә агымдагы социаль-икътисади хәл турында мәгълүматлар бирделәр. Төбәкләрне Координцион үзәк белән активрак мәгълүматлар алышырга чакырам”, - диде Дмитрий Чернышенко.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча вице-премьер төбәкләрнең өченче төркеменә күрсәтелгән кисәтүләрне исәпкә алып, оператив рәвештә проектларны төзәтергә, аларның паспортларын тутырып бетерергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International