Иннополис университетында Технологияләр трансфер үзәге оештырылачак

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Иннополис университеты “Фән һәм университетлар” илкүләм проектының “Киңкүләм фәнни һәм фәнни-технологик проектларны өстенлекле тикшеренү юнәлешләре буенча үстерү” федераль проекты кысаларында РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы конкурсында лидер булды һәм Технологияләр трансфер үзәген ачарга 90 млн сумнан артык субсидия отты.

Яңа үзәк фәнни оешмалар һәм университетларның интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү белән шөгыльләнәчәк.

Барлыгы Россиядә 2024 елга кадәр 35 технологияләр трансфер үзәге ачу планлаштырыла, бу максатларга дәүләт тарафыннан 3 млрд сум бүлеп бирелгән.

Үзәкләр челтәре технологияләр трансфер системасын 200-400 университет һәм фәнни оешмаларның интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәләрен коммерцияләштерү өчен оештыра.

Бу үзәкләр шулай ук “Приоритет-2030” программасы ярдәмендә университетның технологик эшкуарлыгы экосистемасы элементы да булачак.

“35 үзәкнең берсе Иннополис университетында ачылуы безнең өчен бик мөһим, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. - Яңа үзәкнең эше Иннополис университетының пилотсыз транспорт чаралары, бүленгән реестр системалары, ясалма интеллект һәм башка технологияләр юнәлеше буенча үз эшләрен коммерцияләштерүгә юнәлтеләчәк”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International