Рөстәм Миңнеханов: "Каравон"да барыннан да бигрәк кешеләр истә кала"

2013 елның 26 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Лаеш районының Рус Никольские авылында узган рус фольклоры традицион бәйрәме "Каравон"да катнашты.

Рус Никольские авылында "Каравон" май аенда изге Николай Угодник көнендә XVI гасырда ук инде үткәрелә торган булган. "Каравон" 1988 елда торгызылды, ул чакта рус фольклор җыры бәйрәме буларак уздырылган иде. 1993 елдан ул фольклор фестивале статусына иреште. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара - быел фестивальгә бөтен Татарстаннан һәм Россиянең 7 регионыннан 150дән артык коллектив җыелган.

"Каравон"га гадәттә бөтен Россиядән рус мәдәниятен, борынгы җырларны яратучылар, фольклор коллективлары җыела. Фестивальдә традицион халык һөнәрләре осталары үз эшләрен – тал чыбыктан төрле әйберләр үрүне, челтәр бәйләүне, керамика, агачка нәкыш чокып ясауны, тимерчелек эшләрен күрсәтәләр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рус хуҗалыгындагы һөнәрчеләр остаханәләрендә булды, городки уенында үз көчен сынап карады, бәйрәм әйлән-бәйләненә кушылды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Каравон" бәйрәме музеена да керде. Мөхтәрәм кунакларны фольклор җыр һәм бию ансамбльләре озата йөрде.

Журналистларга интервьюсында Татарстан Республикасы Президенты милли мәдәниятне, тарихны саклап калуның мөһимлеген ассызыклады. "Бу үзенчәлекне – рус, татар, чуваш, һәр халыкның милли үзенчәлеген саклап калу бик мөһим. Һәм мондый бәйрәмнәр шуңа ныклы нигез сала, шуңа күрә без аларга ярдәм итәргә тиеш", - дип саный Р.Миңнеханов.

"Каравон"да барыннан да бигрәк кешеләр истә кала. Алар монда үз теләкләре белән килгән, Россиянең бик күп регионнарыннан, Татарстан Республикасының торак пунктларыннан җыелганнар, бу алар бәйрәме, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бәйрәм күңелле узды, ул халыкка кирәк, без аңа ярдәм итәрбез".

Фестивальне ачканда кунакларны Татарстанның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Рус Никольские авылында уникаль традицияләр сакланып кала. "Фольклор фестивале "Каравон" мәдәни брендка әверелде, ул чикләрне киңәйтә, катнашучылар, тамашачылар һәм кунаклар саны елдан-ел арта", - диде М.Афанасьев.

"Каравон" кунакларын һәм катнашучыларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. "Бу бик кирәкле бәйрәм, безнең ата-бабаларыбыз аны саклап кала алган, һәм без аларның эшен дәвам итәргә тиеш, чөнки тарихыбыздан башка киләчәгебез юк, - дип саный Р.Миңнеханов. – Бу мохитне тудырган һәм саклап калган кешеләргә мин бик рәхмәтле. Безнең Татарстанда мондый бәйрәм булу белән без горурланабыз".

Татарстан Президенты бүләкләр һәм рәхмәтләр, шулай ук Казандагы Рус фольклоры үзәгенә бүләк сертификаты тапшырды, рәсми өлештән соң фестивальнең төп сәхнәсендә фольклор коллективлары концерты булды.

"Каравон" фестивале бүген төрле программалар белән мәйданчыкларда дәвам итәчәк һәм барлык катнашучыларның йола уеннары белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International