Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм ЧТПЗ төркеменең төп акционеры Андрей Комаров “Алнас” заводы хезмәткәрләренә “Перспектива” торак комплексы фатирларыннан ачкычлар тапшыралар. Тантаналы чарада шулай ук шәһәр, республика хакимияте вәкилләре һәм “Римера” компанияләр төркеме җитәкчесе дә катнашты.
“Алнас” заводы (“Римера” компанияләр төркеменә – ЧТПЗ нефтесервис дивизионына керә) хезмәткәрләре өчен 106 фатирлык йорт завода Әлмәт шәһәренең “Алсу” микрорайонында урнашкан. ЧТПЗ акчаларына төзелгән бу йорт социаль наем шартларында бирелә һәм көн итү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган, шул исәптән заманча мебель һәм техника белән.
Корпоратив торак төзү программасы 2011 елда “Алнас” заводының җитештерүен һәм социаль өлкәсен модернизацияләү проекты кысаларында башланып киткән иде. Заводта гамәлгә ашырыла торган модернизациияләү программасы җитештерү куәтләрен яңартуны һәм җитештерүне елына 9,5 мең насос җайланмасына кадәр арттыруны күз алдында тота. Проект инвестицияләренең гомуми күләме 1,2 млрд. сум тәшкил итә.
Модернизацияләү проекты җитештерү куәтләрен яңартуны гына түгел, аерым алганда, заводның яшь хезмәткәрләренә корпоратив торак бирүне дә күз алдында тота. Ел дәвамында эчке корпоратив конкурс кысаларында ай саен торакны яхтыртуга дәгъва кылучыларның җитештерү һәм һөнәри казанышлары бәяләнгән. Җеренче этапта җиңүчеләр яңа фатир яулаганнар, Компания конкурсны эчке бүлү рәвешендә дәвам итәргә җыена, шулай ук җәлеп ителгән белгечләр дә фатир алу хокукына ия булачак.
“Бик сыйфатлы һәм яшәү өчен уңай, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов фатирларны карап чыккач. – Иң мөһиме: йорт бөтен кирәк-яраклар белән җиһазландырылган, ачкыч алып кер дә яшә”.
“Безнең беренче адымнарыбыз шуны күрсәтә, арендага алына торган торак та кирәкле. Башлангыч капиталы булмаган яшьләр өчен арендага алынган фатир торак белән тәэмин итүгә ярдәм итә. Шуңа күрә идеяне уйлап тапкан ЧТПЗ акционеры Андрей Комаров булган бу проектка минем мөнәсәбәтем уңай”, - дип белдерде Р.Н.Миңнеханов .
“ЧТПЗны Татарстан Республикасы белән электән килгән багланышлар бәйли, иң беренче чиратта, безнең торба прокаты заводларыннан торбалар һәм нефть чыгару өчен җайланмалар китерү. Безнең хезмәттәшлек “Татнефть” һәм башка предприятиеләр белән генә чикләнми. Әлмәт, Татарстанның нефть башкаласы буларак, ЧТПЗ төркеме корпоратив торак төзи башлаган беренче шәһәр. Татарстан нефтенең 70 еллыгына һәм Әлмәтнең 60 еллыгына без тагын бер бүләк әзерләдек – “Татарстанның киләчәге колледжы”ның беренче аудиторияләрен ачу, ул “Алнас” заводы мәйданчыкларында урнашачак”, - диде Андрей Комаров.