Илдар Халиков Казахстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

2013 елның 28 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Казахстанның Казандагы генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.

Әсхәт Нускабай Казахстанның Казанда 2013нче елның мартында ачылган Генераль консуллыгын җитәкләде. Бүген генераль консулны сәламләп, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әсхәт Нускабайны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады. “Татарстан һәм Казахстан арасында булган күпсанлы проектлар буенча багланышлар алып бару мөмкинлеге булуы куандыра”, - дип ассызыклады И.Халиков.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлеге перспективалары һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International