Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсендә Муса Җәлил исемендәге музей комплексы ачылу тантанасында катнашты

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачылу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе катнашты. Муса Җәлил исемендәге Мемориаль музей комплексы 2011 елның сентябрь аенда Сочида 10нчы инвестиция форумы барышында имзаланган Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында ачылган.

Тантанадагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов музей комплексын бөек татар шагыйре һәм каһарманы истәлегенә торгызуда һәм төзекләндерүдә катнашкан бөтен кешеләргә рәхмәт белдерде.

“Без бүген милләтебезнең данын арттырган бөек каһарман Муса Җәлилне олыларга җыелдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу вакыйга яшь буынны тәрбияләүдә бик зур роль уйный. Яшьләр безнең халыкка хас традицияләрдә тәрбияләнергә тиеш”. Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, музей комплексын булдыру безнең регионнарның – Оренбург өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы дуслыкны раслый, толерантлыкны һәм барлык милләт вәкилләренә яхшы мөнәсәбәтләрне күрсәтә.

Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, үз чиратында, шунда катнашучыларның барысын да музей комплексы ачылу белән котлады һәм һәр гражданның каһарманнар турындагы истәлек мәңгелеккә калсын өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләргә тиеш икәнлеген билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Юрий Берг һәм башкалар Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстына чәчәк салдылар.

Белешмә өчен:
Шагыйрьнең кече ватаны Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылындагы Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексына музей бинасы, Мәдәният йорты, авыл мәктәбе һәм шагыйрь мемориалы булган парк керә. Мәктәпне һәм Мәдәният йортын торгызуга өлкә бюджетыннан 40 млн. сумга якын акча бирелгән. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, җылылык трасссы, эчке җылылык системасы, суүткәргеч, канализация алмаштырылган. Муса Җәлил исемендәге авыл мәктәбен ачу тантанасы 2012 декабрендә узган, бүген мәктәптә 47 бала укый. Мәдәният йортына тулысынча ремонт ясалган. Яңартылган музейда заманча мультимедиа җайланмалары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International