Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ яңа Директорлар советының беренче утырышы узды.
Түбән Новгородның “Атомэнергопроект” инжиниринг компаниясе” ААҖ президенты Валерий Лимаренко Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне үстерү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Ул күптән түгел Рөстәм Миңнехановның әлеге компаниядә булуын искәртте. Аннары компания делегациясе республика предприятиеләрендә булган, бергә гамәлгә кую өчен сынау проектларын караган.
Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород компаниясе эшчәнлеге дәрәҗәсе турында белдерде һәм республикада заманча проектларны гамәлгә куя алырлык компетентлы инжиниринг компаниясе юк дип белдерде. Республикада эре югары технологияле проектларны гамәлгә куйганда тискәре тәҗрибә проектлау һәм планлаштыруда җибәрелгән хаталар нәтиҗәсендә төзелеш мәйданнарын җиһазлар һәм материаллар складына әйләндерә, эш сыйфаты төшә. Мондый хаталар кыйммәткә төшә, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Моның белән бәйле рәвештә утырышта катнашучылар Казанның “АХПП” проект институты эшчәнлеген җитди тәнкыйтькә тотты.
Утырышта “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семеновның Казанда 2013 елның 4-6 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумына әзерлек турында мәгълүматы тыңланды.
Рөстәм Миңнеханов форумны республика нефть, газ, химия өлкәсе дәрәҗәсендә үткәрүне йөкләде. “Без хезмәттәшләргә нефть тематикасы, нефть химиясе буенча эшләнмәләр турында җитәрлек дәрәҗәдә белдермибез”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. 31 августта Татарстан республика күләмендә генә түгел, бөтен Россия өчен мөһим вакыйга – Татарстан нефть ятмаларын эшкәртә башлауга 70 еллыкны билгеләп үтәчәк, дип белдерде ул. ТР Президенты бу чараларны ММЧ киң яктыртуны тәэмин итүне йөкләде.