Татарстан Президенты ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы белән очрашты

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Биология фәннәре докторы,  Синьцзян университеты (Кытай)  Биология һәм биотехника институты профессоры,  ТР Фәннәр академиясе мактаулы академигы Абдулла Аббас белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.  ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек министры Айрат Фәррәхов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров,  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнаштылар. 

Абдулла Аббас җитәкчелегендәге Кытай делегациясе 27 майдан 30 майга хәтле Казанда визит белән. Визит дәвамында Кытай делегациясе әгъзалары берничә  очрашу уздырдылар, шул исәптән, Казан федераль университеты нигезендә микробиология, биология һәм фармакология буенча уртак проектлар булдыру турында сүз барган. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Абдулла Аббас делегация визиты нәтиҗәләре турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Кытай һәм Татарстан галимнәренең хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International