Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Кузнецов Казан кооператив институтында булдылар

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Казан кооператив институтына – Россия кооперация университетының филиалына бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов бардылар. Кунаклар Казан кооператив институты бинасын, белем бирү аудиторияләрен, конференц-зал, спорт залын һәм башка бүлмәләрне карап чыктылар.

Исегезгә төшерик, 2012 нче елның апрелендә Казан кооператив институтына яңа укыту мәйданнарын төзүгә һәм булган бинаны төзекләндерүгә 260 млн. сум бүлеп бирү турында карар кабул ителгән иде (институтка нигез салучы - Россия Федерациясе кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге ). Уздырылган төзү эшләре нәтиҗәсендә вузда спорт һәм актлар залы, китапханә, компьютер классы, заманча белем бирү аудиторияләре ишек ачты. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, бүгенгә Казан кооператив институтында көндезге уку һәм читтән торып уку формасында 4,7 мең студент белем ала. Вуз үз алдына 2015-2016 нче елларга студентлар санын 5,5 мең кешегә кадәр арттыру бурычын куя. Моннан тыш, яңа перспективалы һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган юнәлешләрне ачу да планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Президентын һәм РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге Советы рәисен ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан кооператив институты ректоры Илдар Нәсретдинов, Татарстанның республика кулланучылар берлегенең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. озата барды.

Белешмә өчен: 
Казан кооператив институты түбәндәге белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре буенча белем бирә: инноватика; сәүдә эше; сәүдә алып бару; үсемлек чималыннан азык-төлек; җәмәгать туклануын оештыру һәм җитештерү технологиясе; икътисад; менеджмент; бизнес-информатика; кунакханә эше; туристлык; хезмәт күрсәтү; таможня эше. Лицензия буенча 12 югары белем бирү программасы һәм 40ка якын өстәмә профессиональ белем бирү программасы каралган, Казан кооператив институты ел саен 700дән артык югары квалификацияле белгечләр әзерләп чыгара. Тулырак мәгълүмат - http://www.ruc.su/university/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International