Рөстәм Миңнеханов РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов белән очрашты

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның республика кулланучылар берлегенең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов катнаштылар.

Яклар куллану кооперациясе системасын үстерү мәсьәләләре һәм аңа дәүләт тарафыннан ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Кузнецов Казан кооператив институтына бардылар (Россия кооперация университетының филиалы, аның бинасын төзекләндерү һәм төзү эшләре тәмамланган)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International