2-4 декабрьдә Иннополиста һәм 15 төбәк ИТ-хабларында, шулай ук онлайн форматта “Россия – мөмкинлекләре иле” президент платформасының әйдәп барган проектларының берсе – “Цифрлы прорыв-2021” бөтенроссия конкурсының финалы уза.
Ярышларда бөтен Россиядән 251 команда катнаша. Финалның приз фонды – 24 млн сум, ә партнерлардан грант фонды 2 млн сумнан артык тәшкил итә.
Иннополиста урнашкан үзәк ИТ-хаб мәйданчыгында тематик хакатоннар җиңүчеләре, амбассадорлар, экспертлар, трекерлар, жюри әгъзалары, дәрәҗәле кунаклар, дәүләт һәм бизнестан партнерлар вәкилләре җыелган иде. Максатлар һәм ИТ-чишелеш проблемаларын гамәлгә кертү, ИТ-тармаклар тәкъдимнәре турында конкурс җиңүчеләре һәм дәрәҗәле кунаклар ИТ-иртәнге аш кысаларында сөйләштеләр.
Бу чарада РФ Президенты Администрциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Алексей Комиссаров, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) директоры, “Цифрлы прорыв” конкурсының проект офисы җитәкчесе Сергей Плуготаренко, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, шулай ук технология компанияләре һәм профиль оешмалар вәкилләре, “Цифрлы прорыв” конкурсы җиңүчеләре һәм амбассадорлары катнашты.
Конкурста катнашучыларга Россия Президенты, “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерцияле булмаган оешманың күзәтчелек советы рәисе Владимир Путин сәламнәр җибәргән.
Катнашучыларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сәламләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.
Быел “Цифрлы прорыв” хакатоннары гибрид форматта узды: онлайн + офлайн. Ел дәвамында 52 төбәк ИТ-хаблары оештырылган иде, алар үзләренең мәйданчыкларында катнашучыларны кабул иттеләр.
Иннополиста шулай ук күргәзмә оештырылган, анда тематик ярымфиналлар нәтиҗәләре һәм конкурс җиңүчеләренең чишелешләре белән танышырга мөмкин. Үзәк ИТ-хабта медиастудия эшли, аннан өч тәүлек дәвамында туры трансляция алып барылачак.
Хакатонда дәүләт органнарыннан һәм коммерция оешмаларыннан 12 кейс тәкъдим ителгән. Командаларга 13 эксперт, 24 модератор, 13 ревизор, 26 код-ревью, 43 трекер, 43 жюри әгъзасы ярдәм итә һәм бәя бирә.
“Цифровой прорыв” конкурсы “Мәгариф” илкүләм проектының “Социальные лифты для каждого” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.