Рөстәм Миңнеханов РФА һәм ТР ФА АН академигы, Мэриленд университетының физика профессоры Роальд Сәгъдиев белән очрашты

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Мэриленд университетының физика профессоры Роальд Сәгъдиев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Яклар Россия фәне үсеше, киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, Роальд Сәгъдиев Казанга быелның гыйнварында килгән иде, Казан Кремлендә аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены тапшырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International